- шома
- (ШОМАЛЫК) – с. 1. Тип-тигез, тигез хәлгә китерелгән, кытыршылыклары, чыгынкы яки батынкы урыннары булмаган. Тигез, шадра түгел (су өсте тур.) 2. Тузгып, таралып тормаган (йон, чәч тур.). Бөдрәләнмәгән 3. Тулы, симез, таза (тән тур.) 4. Ыспай, купшы, бай (өстәге кием тур.) 5. күч. Телгә, сүзгә бай, сөйләргә яки язарга оста. Сүзләре бер-берсенә бәйләнгән, матур төзелгән, тышкы эффектка ия (сүз тезмәләре, сөйләм тур.) рәв. Төртелмичә, йөгерек, оста итеп шома гына укый 6. Яхшы, шәп, оста; төгәл (эш, хәрәкәт тур.) 7. күч. Каршылыксыз, кыенлыкларсыз, җиңел, туры юлдан гына баргандай шома тормыш юлы. Башкаларның каршы килүенә, ризасызлыгына очрамыйча, тавыш-гаугасыз 8. күч. Эшкә оста; үткен, хәйләкәр. рәв. Эшне бик оста, кимчелексез яки хәйләне сиздерми генә алып бару тур. ШОМА КӨПШӘ – Эче куыш озын сабаклы, зонтиклылар семь. үлән үсемлек; рус. Дягиль
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.